«Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында 2024 елда модель китапханәләре булдыру чараларын дәвам итү планлаштырыла.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты директоры урынбасары Әлфия Минһаҗева Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының «2023 елда Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының эш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары турында» йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.
Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзерахманов республика Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.
“Спорт – тормыш нормасы” федераль проекты спорт белән шөгыльләнүне барлык яшьтәге кешеләр өчен дә уңайлы һәм кызыклы итә. Проектның максаты – ил халкын даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Шуңа күрә мөһим юнәлешләрнең берсе – Россиянең барлык төбәкләрендә спорт мәйданчыклары, стадионнар һәм күнегүләр өчен башка урыннар булдыру.
Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нигезендә, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан җәмәгать тәртибенә һәм җәмәгать иминлегенә янаган административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү буенча тапшырылган вәкаләтләр үтәлгәндә барлыкка килә торган Россия Федерациясенең чыгым йөкләмәләрен финанс белән тәэмин итү тиешле финанс елына Татарстан Республикасы бюджетыннан федераль бюджетка бирелә торган субвенция хисабына башкарыла.
2023 елның 29 декабрендә Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерүнең мөһим мәсьәләләрен хәл итү максатыннан «Татарстан Республикасын фәнни-технологик үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кабул ителде.
«Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2024 елда авыл җирлекләре территорияләрендә клуб тибындагы ике мәдәни-ял итү оешмасы биналарына капиталь ремонт ясау планлаштырыла.
«Татарстан Республикасының икътисадый үсеше һәм инновацион икътисады» дәүләт программасының «Татарстан Республикасында дәүләт икътисадый сәясәтен камилләштерү» төбәк проекты кысаларында 2024 елга Татарстан Республикасы бюджетында Татарстан Республикасы территориаль иҗтимагый үзидарә системасын үстерүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыруга 179,7 млн.сум күләмендә акча каралган.
«2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2023 елның 28 ноябрендәге 116-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан бюджетара трансфертларның көтелгән кереме түбәндәгечә:
«Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2024 елда Татарстан Республикасында адаптацияләнгән төп гомуми белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы 11 гомуми белем бирү оешмасын җиһазлау, укыту һәм тәрбияләү чаралары белән тәэмин итү буенча чаралар үткәрү планлаштырыла.