Бүген «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Финанс министры урынбасары Гела Герасимова 2023 елның 7 аенда бюджетның чыгым өлешенең үтәлеше турында хәбәр итте.
2023 елның 7 аенда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының керем өлешенә 262,5 млрд.сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр кергән, шул исәптән Татарстан Республикасы бюджетына – 225,0 млрд. сум, җирле бюджетларга 37,5 млрд. сум. Бу хакта бүген «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Финанс министры урынбасары Алла Анфимова хәбәр итте.
29 августта Казанда бизнес һәм үзмәшгульләр өчен бушлай семинар узачак: “Кече бизнес һәм үзмәшгуль гражданнарның эре заказчыларның сатып алуларында катнашуы”. Семинар Татарстан Республикасының “Минем бизнес” үзәгендә узачак.
Практик экспертлар сатып алу өлкәсендәге законнарның төп аспектлары турында сөйләячәкләр, эре дәүләт корпорацияләренең тендерларында катнашу нюанслары турындагы сорауларга җавап бирәчәкләр һәм сатып алуларда катнашу вакытында барлыкка килергә мөмкин булган катлаулылыкларны тикшерәчәкләр.
Оештыручы – Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ.
Чара Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 нче йорт, 3 нче кат, «Алафузов»конференц-залы адресы буенча Эшкуарлар йортында узачак.
Дата һәм вакыт: 2023 елның 29 августы 11:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр.
Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципалитетлар белән видеоконференция режимында Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре катнашында киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында, социаль эшкуарлар реестрына кергән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына, шулай ук 25 яшькә кадәрге яшь эшкуарларга субсидияләр рәвешендә грантлар бирү өчен конкурс сайлап алуын үткәрү турында игълан итә.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни объектларны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.
2024-2026 елларга Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты проектын төзү буенча эшләр кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан җирле бюджетлар белән бюджетара мөнәсәбәтләрне формалаштыру буенча чаралар үткәрелә.
Россия Финанс министрлыгы бюджетларның үтәлеше турында еллык, квартал һәм айлык хисапларны төзү һәм тапшыру кагыйдәләренә төзәтмәләр әзерләгән. Тиешле боерык проекты норматив хокукый актлар проектларын урнаштыру өчен бердәм порталга урнаштырылган.
«Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы берничә инновацион проектны карады. Утырышны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Агымдагы елның 7 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан гомуми суммасы 42,6 млрд сум булган бюджетара трансфертлар керде (планлы билгеләнешләрнең 64,2 проценты), шул исәптән: