Күчемле милеккә салымны турыдан-туры булмаган салым салуга алмаштыру турында тәкъдимнәр киләсе айларда әзер булачак. Бу хакта дүшәмбе көн НТВ каналындагы "Поздняков" программасында РФ финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.
РФ Хөкүмәте дотацияле төбәкләр эшмәкәрләргә тәкъдим иткән салым льготаларының нәтиҗәлелеген бәяләүгә методика әзерләде. Бу хакта РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козак сишәмбе көнне Калуга өлкәсендә булганда хәбәр итте.
2017 елда РФдә төп капиталга инвестицияләр 4,4%ка үскән, бу Икътисадый үсеш министрлыгының 4,1% фаразыннан югарырак. Бу хакта Дәүләт статистика федераль хезмәтенеӊ гыйнвар өчен “Россиядә социаль-икътисадый хәл” чыгышында хәбәр ителә.
РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Сочида үткән Россия инвестицияле форумы йомгаклары буенча йөкләмәләр исемлеген раслаган. Алар төбәкләрнең үсешенә карый, шул исәптән анда төбәк дәрәҗәсендә федераль займ облигацияләрен чыгару мөмкинлеге турында мәсьәлә дә бар. Бу хакта ул вице-премьерлар белән киңәшмәсе вакытыныда хәбәр итте.
2018 елның 2 март көненә республикада 693,8 мең кв. метр торак сафка кертелгән (планнан 28,8 %). Шул күләмнән 459,63 мең кв. метр - 2017 елда башланган төзелеш, ягъни планнан - 19,1 %. Әлеге күрсәткечләрне ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшәмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин докладында хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында муниципалитетлар белән чираттагы киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы вәкилләре катнашты.
Бүген Россия Федерациясе финанс министры Антон Силуанов "Алабуга" махсус икътисадый зонасында булды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.
РФ Үзәк Банкы бәяләвенчә, 2018 елның беренче кварталында Россия тулаем эчке продукты үсеше 1,5-1,8% тәшкил итәчәк. Бу хакта февраль ае өчен “Экономика”да Россия Банкы комментарие хәбәр итә.
Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе Федераль Собраниесенә еллык юлламасын укыды. Тантана Мәскәүнең Үзәк “Манеж” күргәзмә залында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XXIV хисап сессиясе узды.