Алдан бирелгән бәя буенча Россия федераль бюджеты кытлыгы гыйнвар-март айларында тулаем эчке продуктның 1,4% яисә 274,2 миллиард сум тәшкил иткән. Бу хакта бүген Россия Федерациясе Финанслар министрлыгында хәбәр ителде.
Салым йөкләнешен күтәрми дә уңай трендларга ирешергә мөмкин дип саный Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин.
2018 елдан башлап, кече һәм урта предприятиеләрнең банкларда урнаштырылган акчаларын иминләштерү мәсьәләсе тикшерелә. Тиешле карарны Хөкүмәт кабул итәчәк. Бу хакта РФ финанс министры урынбасары Алексей Моисеев җиткерде.
2017 елда Россиядә инфляция 4 проценттан ким булырга мөмкин. Бу хакта Югары икътисад мәктәбендә үткән Апрель конференциясендә чыгыш ясап, РФ Финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте.
Намуслы салым түләүчеләр өчен РФ салым системасы гадиләштереп үзгәртеп корылачак. Бу хакта Югары икътисад мәктәбендә үткән Апрель конференциясендә чыгыш ясап, РФ Финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Калифорния штатына (АКШ) эш визиты белән килде.
Татарстан Республикасында гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы буенча 158 мең кв. метрга 4 мең 333 сатып алу шартнамәсе төзелгән, бу шартнамәләрнең гомуми санының 88%ын тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
2017 елның 31 мартында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында муниципалитетлар белән киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы вәкилләре катнашты.
2020 елга "Казаноргсинтез" ГАҖ керемен 100 млрд сумга кадәр арттырырга тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елда акционерлык җәмгыяте эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча "Казаноргсинтез" ГАҖ акционерларының гомуми еллык җыелышы тәмамлану уңаеннан үткәрелгән йомгак матбугат конференциясендә хәбәр итте.
Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы дотацияле төбәкләр өчен бюджет тәртибе буенча критерийлар билгеләргә ниятли. Аларны үтәмәгән очракта, киләсе елда төбәкләр 5 процент финанслауны югалтырга мөмкин.