ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2016 ел
шимбә

Бүген Казанда Ирек мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы бәйрәм Парады узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. 

Театрлаштырылган пролог барышында бөек татар шагыйре, Советлар Союзы  Герое Муса Җәлил тормышының төп дәверләре күрсәтелде. Быел аның тууына 110 ел тулды. 

Татарстанда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан ел башланганнан бирле техник иминлек җәһәтеннән 364 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау нормаларын һәм кагыйдәләрен бозган өчен 3 млн. 636 мең сумга 97  карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты.


5
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген 2016 елда Казанда  "Россия студентлар язы" XXIV бөтенроссия фестивален үткәрү буенча оештыру комитеты утырышын уздырды.

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда Россия яшьләр берлеге рәисе Павел Красноруцкий, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов катнашты.


Резерв фонды һәм милли байлык фонды акчаларын урнаштыру нәтиҗәләре турында мәгълүмат


4
май, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстанда яшәүче 62 меңгә якын кеше һәм Казанда яшәүче 20 меңләп кеше 9 нчы Майда “Үлемсез полк” акциясендә катнашырга ниятли. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта билгеле булды.

ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, колонна сәгать 14.00 дә тезелә башлый. Бу тикшереп үткәрү процедурасы белән бәйле, акциягә исә старт 15.00 дә биреләчәк.

“Үлемсез полк”та катнашучылар хәрәкәте “Казан” милли-мәдәни үзәгеннән башланып, Пушкин урамы, Ирек мәйданы, Лобачевский, Кремль, Чернышевский урамнары буенча 1 Май мәйданына юл тотачак.

2016 елның гыйнвар-апрель айларында Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен 33,93 доллар тәшкил итте.

2015 елның гыйнвар-апрель айларында Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен 54,30 доллар тәшкил иткән иде.

2016 елның апрель айларында Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен 39,63 доллар торган, бу 2015 елның апреленә карата 1,49 тапкырга ким (баррель өчен 59,16 доллар).

Әлеге мәгълүмат Россия Федерациясенең рәсми порталыннан алынды: http://minfin.ru/ru/##ixzz47nCCTZoE

 


3
май, 2016 ел
сишәмбе

2016 елда «BudgetApps» ачык дәүләт финанс белешмәләре ел саен уздырылачак, бу Россия Федерациясе Финанслар министрлыгының 2016 елның 4 апреленнән 106 санлы Боерыгы нигезендә конкурс турында положение белән расланган. «BudgetApps» - Россиянең финанслар министрлыгы һәм аның астындагы ведомстволары - конкурс партнерларының, Россиянең федераль салым хезмәте, федераль казначылык, Россиянең федераль таможня хезмәте, Росалкоголь җайга салу, шулай ук төбәкләрнең ачык финанс мәгълүматлары нигенедә эшләп чыгарылган мобиль һәм веб-кушымталар.

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Сетевая компания” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

Утырыш ТР Министрлар Кабинетында 2016 елның 3 маенда үтте.

Кулланучыларны электр энергиясе белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттыру, җитештерү һәм финанс-хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәләре, 2015 елда компаниянең капиталь төзелеше планын үтәү мәсьәләләре каралды.

Татарстан Республикасында кулланучыларга электр энергиясен җибәрү буенча күрсәтелгән хезмәтләрнең күләме 2015 елда 22,8 млрд. кВт. с. тәшкил иткән, электр челтәрләрендә фактик югалтулар тулысынча компания буенча 1,5 млрд. кВт с. тәшкил иткән, яисә челтәрләргә килгән электр энергиясе күләменең 7,2%ы.


2
май, 2016 ел
дүшәмбе

Моннан ике көн элек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында быелның I кварталында ТР тупланма бюджетын үтәү йомгаклары һәм агымдагы елга бурычлар турында республика финанс, салым һәм казначылык органнары киңәшмәсе булып узды. Республикабызның төп финанс документы ничек үтәлә һәм бүгенге катлаулы чорда финанс өлкәсендәге хәлләр ничегрәк? Бу хакта сөйләвен сорап, республиканың төп финансисты – финанс минис­тры Радик Гайзатуллинга мөрәҗәгать иттек.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубай шәһәренә эш сәфәре кысаларында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре эшлекле даирәләре белән очрашты. 

Рөстәм Миңнеханов Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләре кысаларында   Татарстан белән БГӘ арасындагы сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек перспективаларын югары бәяләде. 

«Татарстан – Россиянең икътисадый үсеш алган, тотрыклы һәм инновацион төбәкләреннән берсе. Без Россия Федерациясе субъектлары арасында күп кенә социаль-икътисадый күрсәткечләр һәм инвестицион климат буенча алдынгы урыннарда барабыз», - диде Татарстан Республикасы Президенты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International