ЯҢАЛЫКЛАР


4
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

Өстәмә бәягә салым буенча салым түләү килешү йөкләнмәләрен үтәмәү  рискларын иминиятләштергән очракта ике тапкыр түләү очраклары булмыячак. Тиешле закон проектын Хөкүмәт хуплады һәм аны Дәүләт Думасына юнәлтте.

"Россия Федерациясенең Салым Кодексының 162 статьясына үзгәрешләре кертү турында" Федераль закон проекты Финанслар министрлыгы тарафыннан 2015 елныж 1 июленнщн 19-П санлы Россия Федерациясенең конституция Суды Карарын үтәү йөзеннән эшләп чыгарылган. 


2
гыйнвар, 2016 ел
шимбә

Хезмәт хакының иң ким күләме хезмәткә түләүне җайга салуга һәм вакытлыча эшкә яраксыз булганда, йөкле булганда һәм бәби тапкач пособия күләмен билгеләү өчен һәм мәҗбүри социаль иминиятләштерүнең башка максатларында кулланыла. 

Моңа кадәр Минималь эш хакын 2015 елдан 4% күтәрү турында Хөкүмәтнең вице-премьеры Ольга Голодец хәбәр иткән иде. 2015 елның августында ул Россия Федерациясендә хезмәт хакы өчен түләүнең иң ким күләмен күтәрергә кирәклеге турында белдергән иде иде, әмма Хөкүмәттә фикер алышулар авыр барды.

Моңа кадзр хезмәт министрлыгы иң ким хезмәт хакын 2016 елның 1 гыйнварыннан 11,9% арттырырга тәкъдим итте, ә Финанслар министрлыгы, үз чиратында, үз тәкъдимен - аны 1 октябрьдән 7% арттырырга тәкъдим итте. 


1
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Бүген Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов SPEC компанияләр төркеменең яңа заводы эшчәнлеге белән танышты.

Аны заводка SPEC комапнияләр төркеме хуҗасы Зәфәр Әль Шәйх әфәнде чакырган иде.

Яңа производство Дубайдагы «Җәбәл Али» ирекле икътисадый зонасы  территориясендә урнашкан.


30
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында бүген “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.


29
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты, компаниянең Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәт шәһәрендә (Татарстан Республикасы) «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. 

Директорлар советы 2015 елның 11 ае эчендә компаниянең бюджет  үтәлешен карады һәм 2016 елның гыйнварына һәм беренче кварталына бюджетын раслады.


28
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Пенсиянең җыелып барылган өлеше өч елдан артык катырылып торганнан соң базар һәм җәмгыять пенсиянең әлеге өлеше киләчәктә дә яшәвен дәвам итәрме дип икеләнә башлады. Бу һәм башка мәсьәләләр турында РФ финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев ТАСС ка биргән әңгәмәсендә сөйли.


26
декабрь, 2015 ел
шимбә

Татарстанда планда каралган 2,4 млн кв метр торакның 2,35 млн кв метры тапшырылган. 2015 елда капиталь ремонт программасы буенча республикада 1029 күп фатирлы йорт ремонтланган, дип белдерде бүген ТР Хөкүмәте йортында киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин.
Киңәшмәне республиканың муниципаль районнары белән бергә видеоконференцэлемтә режимында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.


25
декабрь, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр съезды – ел саен без очраша торган, муниципалитетларның мөһим проблемаларын хәл итә һәм яңа бурычлар куя торган бик шәп мәйданчык. Бүген Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр унынчы съездындагы чыгышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шул сүзләрдән башлады.

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының унынчы съезды «Корстон» КСККда (Казан) узды, анда республика муниципаль берәмлекләреннән 955 делегат катнашты.


24
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Халык өчен федераль займ облигацияләре тәкъдиме күләме аларны чыгарып карау уңышлы булган очракта арттырылырга мөмкин, дип белдерде РФ финанслар министры Антон Силуанов РФ Хөкүмәте утырышында. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советы  президиумының чираттагы утырышын уздырды.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Инвестицион совет президиумы утырышларында дәүләт хакимияте органнары тарафыннан күптөрле ярдәм таләп ителүче проектлар каралачак, шулардан: инфраструктура, законнар чыгару-норматив һәм башка рәвешле ярдәм.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International