«Сәнгатьне һәм иҗатны үстерү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында халык саны 300 меңгә кадәр булган торак пунктларда муниципаль театрларның иҗади эшчәнлегенә ярдәм итү һәм аларның матди-техник базасын ныгыту максатыннан 2024 елга федераль бюджетта Идел буе федераль округы субъектларына гомуми суммасы 101 706,4 мең сум күләмендә субсидияләр каралган.
29 августтан 31 августка кадәр Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү кысаларында «Мин – ул Татарстан» үзмәшгульләр ярминкәсендә катнашуга гаризалар кабул ителә башлады.
Инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында «Абилимпикс» чемпионат хәрәкәте чараларын оештыруга һәм уздыруга, Татарстан Республикасы җыелма командасын әлеге чемпионат хәрәкәте ярышларына әзерләүгә һәм катнаштыруга, шулай ук республикада «Абилимпикс» волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан 52 338,6 мең сум бүлеп бирелде.
«Сәнгатьне һәм иҗатны үстерү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2024 елга Идел буе федераль округы субъектларына балалар һәм курчак театрларының иҗади эшчәнлегенә һәм техник җиһазланышына ярдәм итү өчен 138 092,3 мең сум күләмендә субсидияләр каралган.
2024 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре бюджетларына җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә 1 108,4 млн.сум күләмендә башка бюджетара трансфертлар бүлеп бирелде.
2024 елда “Экология” илкүләм проекта кысаларында түбәндәге федераль проектлар чараларын финанслау гамәлгә ашырыла:
2024 елның 1 июленә Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурыч 11,2 млрд.сум тәшкил итә. Ел башы белән чагыштырганда кимү 0,6 млрд. сум тәшкил итте.
Аналитик Кредит Рейтинг Агентлыгы (АҖ) Татарстан Республикасының кредит бирү сәләтлелеге рейтингын AAA(RU) дәрәҗәсендә раслады, рейтинг буенча фараз «тотрыклы».
Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына федераль бюджет турында федераль закон проектын кертү срокларына төзәтмәләр кертелде.
Россия Федерациясе Президентының Россия Федерациясе Федераль Собраниесенә Юлламасын гамәлгә ашыру буенча йөкләмәләр исемлеге нигезендә 2024 елның 1 сентябреннән дәүләт, һөнәри, муниципаль белем бирү оешмаларының балалар иҗтимагый берләшмәләре белән үзара хезмәттәшлек һәм тәрбия буенча директорлар киңәшчеләренә бер киңәшчегә айга 5 000,0 сум күләмендә акчалата түләү каралган.