Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Конкуренция һәм кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча РФ Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты (Мәскәү).
Искә төшерик, Конкуренция һәм кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча РФ Хөкүмәт комиссиясен РФ Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов җитәкли, комиссия 2012 елның июлендә оештырылды.
Бүгенге утырышта кече һәм урта бизнеска финанс ярдәм системасын яхшырту буенча тәкъдимнәр каралды, шул исәптән ярдәм итүнең яңа коралларын булдыру буенча тәкъдимнәр дә.
2013 елның 5 апрелендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында Яшел Үзән районында өстәмә белем бирү учрежденияләренә балалар йөрүне исәпкә алуны автоматизацияләү буенча пилот проектын тормышка ашыру буенча чираттагы киңәшмә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Казанда FISU Студентлар спорты халыкара федерациясе президенты Клод-Луи Гальен белән очрашты. Очрашу шул көннәрдә 2013 елгы Универсиадасында катнашучы илләр делегацияләре башлыкларының Казанда очрашуы кысаларында узды, анда шулай ук Россия Спорт министры урынбасары Наталья Паршикова, Россия студентлар спорты берлеге башлыгы Олег Матыцин, Казан мэры Илсур Метшин, 2013 елгы Универсиада Дирекциясе башлыгы Владимир Леонов катнашты.
FISU башлыгына мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов оешма җитәкчелеге Татарстанга ышаныч белдергән өчен рәхмәт әйтте. "Һәр көнне без берәр яңалык үзләштерәбез, актив эшлибез. Безгә Россия Федерациясе Хөкүмәте бик ярдәм итә, Универсиадага әзерлеккә Россия Президенты Владимир Путин шәхсән игътибар бирә", - дип ассысызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Кичә Татарстан Республикасы Финанслар министры урынбасары Алла Анфимова Татарстан Республикасының "Мәгариф турында" закон проектын тикшерүгә багышланган утырышта катнашты.