Ел саен 26 апрельдә Татарстан Республикасында Туган тел көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм хәзерге татар әдәби теленә нигез салучыларның берсе, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Габдулла Тукайның туган көнендә билгеләп үтелә.
Акчаларны тотуның нәтиҗәлелеген арттыру эшен көчәйтү һәм беренче чираттагы чыгымнарны шартсыз үтәүне тәэмин итү мөһим. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә белдерде. Катнашучылар 2024 елның 1 кварталында Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре турында фикер алыштылар һәм киләчәккә бурычларны билгеләделәр. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Кичә Татарстан финанс, казначылык һәм салым органнарының уртак киңәшмәсе булып узды. Шул уңайдан финанс министры Радик Гайзатуллиннан финанс органнарының эш нәтиҗәләре, бюджетны үтәүдәге кыенлыклар, быелга бурычлар турында сораштык.
23 апрельдә Түбән Камада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры М.Р. Шаһиәхмәтов рәислегендә «Түбән Кама Нефтехим» АҖ белән киңәшмә узды.
Татарстан Республикасында укучыларны программалауның заманча телләренә өйрәтүче «Яндекс.Лицей» мәгариф проектын тормышка ашыру дәвам итә.
2023 елның 23 апрелендә 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының киңәшмәләр залында «2024 елның 1 кварталында Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм 2024 елга Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының бурычлары турында» мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе узачак.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы 2 майда юридик затлар өчен төбәк һәм җирле бюджетларга кереп бара торган мөлкәт салымнары (оешмалар мөлкәтенә салым, транспорт һәм җир салымы) буенча аванс түләүләр срогы төгәлләнүен искәртә.
Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова муниципалитетлар һәм министрлыклар белән Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларны киметү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
Агымдагы елда федераль бюджет һәм Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына “Казан” халыкара аэропортында перронны реконструкцияләү планлаштырыла.
2024 елның гыйнвар-март айларында республиканың дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре тарафыннан күрсәтелгән түләүле хезмәтләрдән тупланма керемнәр, максатчан тотылырга тиешле керемнәрне исәпкә алып, 4 923,3 млн.сум тәшкил итте, бу 2023 елның шул ук чоры керемнәреннән 545,2 млн. сумга күбрәк.