ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2024 ел
чәршәмбе

2024 елда “Экология” илкүләм проекта кысаларында түбәндәге федераль проектлар чараларын финанслау гамәлгә ашырыла:

2024 елның 1 июленә Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурыч 11,2 млрд.сум тәшкил итә. Ел башы белән чагыштырганда кимү 0,6 млрд. сум тәшкил итте.


30
июль, 2024 ел
сишәмбе

Аналитик Кредит Рейтинг Агентлыгы (АҖ) Татарстан Республикасының кредит бирү сәләтлелеге рейтингын AAA(RU) дәрәҗәсендә раслады, рейтинг буенча фараз «тотрыклы».


29
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына федераль бюджет турында федераль закон проектын кертү срокларына төзәтмәләр кертелде.

Россия Федерациясе Президентының Россия Федерациясе Федераль Собраниесенә Юлламасын гамәлгә ашыру буенча йөкләмәләр исемлеге нигезендә 2024 елның 1 сентябреннән дәүләт, һөнәри, муниципаль белем бирү оешмаларының балалар иҗтимагый берләшмәләре белән үзара хезмәттәшлек һәм тәрбия буенча директорлар киңәшчеләренә бер киңәшчегә айга 5 000,0 сум күләмендә акчалата түләү каралган.


26
июль, 2024 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә 2024 елның 6 аенда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре һәм 2024 ел ахырына кадәр Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының бурычлары турында сөйләде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсен уздырды. Катнашучылар 2024 елның 1 яртыеллыгында республиканың берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгакларын карадылар. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.


25
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Федераль һәм Татарстан Республикасының «Татарстан Республикасының икътисадый үсеше һәм инновацион икътисады» дәүләт программасының төбәк проекты кысаларында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыруга 2024 елның 24 июленә 1 041,2 млн.сум акча бүлеп бирелде, бу еллык планның 92% тәшкил итә.

2024 елның 26 июлендә 08:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының киңәшмәләр залында «2024 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының 2024 елга бурычлары» мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International