Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар аерым өлкәләрдә салымнарны җайга салуга кагылышлы республика закон проектларын карадылар. Моннан тыш, утырышта катнашучылар профиль комитетының 2025 елдагы эше турында хисап тыңладылар, шулай ук алдагы чорга якынча эш планын расладылар.
2025 елның 1 декабренә салымнар буенча бурыч 11 844,4 млн.сум тәшкил иткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бурыч 1 082,1 млн.сумга яки 10%ка арткан. Бу хакта Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Оксана Кисапова муниципалитетлар белән Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларны киметү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «өч йолдыз» категориясеннән түбән булмаган, 50 номерлы яңа кунакханәләр өчен салым ташламаларын 2030 елның 31 декабренә кадәр озайту турындагы канунга кул куйды.
Яшьләрнең волонтерлык активлыгын үстерүгә, мәдәниятара диалогны ныгытуга һәм игелек, тынычлык һәм тотрыклы үсеш идеяләрен алга этәрүгә юнәлдерелгән чараны оештыручыларның берсе Казан шәһәренең «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль белем бирү комплексы» дәүләт автоном белем бирү учреждениесе булды.
Kazan Digital Week 2025 Халыкара форумы кысаларында гомуми белем бирү оешмаларының 8-10 сыйныф укучылары өчен «ProSkills: һөнәрне сынап кара һәм сайла» һөнәри юнәлеш бирү чаралары уздырылды.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаментында яшьләр активы коррупциягә каршы көрәшне модельләштерүче команда уены – «Коррупциягә каршы Дженга» уздырды.
Салым вакытында түләнмәгән очракта, 2 декабрьдән түләү вакыты узган һәр көн өчен пенялар исәпләнә.
Бүген «Буревестник» спорт комплексында Татарстан дәүләт хезмәткәрләре арасында волейбол командалары ярышлары узды.
Китапханәләр авыл җирендә мәдәният үзәкләре булып тора. Нәкъ менә шуңа күрә «Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында әлеге китапханәләрне үстерүгә, аларны модель китапханәләргә әйләндерүгә игътибар бирелә.
Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы дәүләт граждан хезмәтендә мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм җайга салу турындагы закон таләпләренең үтәлешен тәэмин итү, шулай ук дәүләт хезмәткәрләренең коррупциягә каршы көрәш максатларында билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны үтәве мәсьәләләре буенча семинар оештырды.