Республикада балаларда химия һәм физика фәннәре белән кызыксыну хисен уятырга, инженер һөнәрләрен сайлаучы абитуриентлар санын арттыруга йөз тоткан «Физик-химик алгарыш» проектын эшләтеп җибәрү планлаштырыла.
Татарстан Республикасында илкүләм проектлар актив гамәлгә ашырыла. 2025 елның 9 аенда 11 илкүләм проект буенча үтәлеш 29,3 млрд сум яки еллык билгеләнешләрнең 66,4 процентын тәшкил итте, нигездә түбәндәге илкүләм проектлар буенча:
Бүген Дәүләт Советында «2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проекты буенча парламент тыңлаулары узды. Республиканың төп финанс законы буенча фикер алышуда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, республика Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Советы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты. Парламент тыңлауларын Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин үткәрде.
2025 елның гыйнвар-сентябрь йомгаклары буенча Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына акцизлар 34,7 млрд. сум (планлы билгеләнешләрнең 70,8%ы) күләменде керде, шул исәптән:
Бүген Дәүләт Советында узган Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында депутатлар 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 елларның планлы чорына республика бюджеты турындагы закон проектын тикшерүне дәвам иттеләр. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Рәисенең парламенттагы Тулы вәкаләтле вәкиле Александр Терентьев, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышында депутатлар 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проектын карадылар. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Рәисе ярдәмчесе, ТР Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Александр Терентьев, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проекты турында фикер алыштылар. Утырышта шулай ук депутатларга театрлар һәм театр эше турында мәгълүмат бирелде. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Татарстан Республикасы Рәисенең парламенттагы Тулы вәкаләтле вәкиле Александр Терентьев катнашты. Утырышны профильле комитет рәисе Айрат Зарипов үткәрде.
Бүген Дәүләт Советында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 елларның план чорына республика бюджеты турындагы закон проекты каралды. Утырышта Татарстан Республикасы Рәисенең парламенттагы Тулы вәкаләтле вәкиле Александр Терентьев, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Ханивов, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бүген Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышы булды, анда депутатлар 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 елларның план чорына республика бюджеты турындагы закон проектын карадылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзалары, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советы утырышы булды, анда 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проекты каралды. Моннан тыш, утырышта катнашучылар җәзаларны үтәүче учреждениеләрдә һәм тикшерү изоляторларында законлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итү чаралары турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм Татарстан Рәисе ярдәмчесе, Татарстан Республикасы Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Александр Терентьев катнашты.