ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

Агымдагы елның 1 июненә Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан 39,7 млрд сумлык максатчан бюджетара трансфертлар керде, шул исәптән:


14
июнь, 2024 ел
җомга

Агымдагы елның 1 июненә Татарстан Республикасы дәүләт әҗәте күләме 110 254,2 млн.сум тәшкил итте (шул исәптән федераль бюджет кредитлары буенча йөкләмәләр – 100 938,5 млн. сум һәм бирелгән Татарстан Республикасы дәүләт гарантияләре буенча йөкләмәләр – 9 315,7 млн. сум).

 

2024 елның 1 мае белән чагыштырганда бу күрсәткеч 129,5 млн.сумга кимеде.

Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына “2024 елга, 2025 һәм 2026 елларның план чорына федераль бюджет турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проекты кертелде, ул Россия Федерациясе субъектларына 2024-2026 елларга аерым субсидияләр, субвенцияләр һәм башка бюджетара трансфертларның бүленешен төгәлләштерүне күздә тота.

Агымдагы елның июнендә Санкт-Петербург шәһәрендә “Ал җилкәннәр” чыгарылыш укучылар бәйрәме узачак.

Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова муниципалитетлар һәм министрлыклар белән Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларны киметү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.


11
июнь, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында илкүләм проектлар актив рәвештә гамәлгә ашырыла.  2024 елның 5 аенда 13 илкүләм проект буенча үтәлеш 9,2 млрд сум яисә еллык билгеләнешләрнең 35,8 процентын тәшкил итте, нигездә түбәндәге илкүләм проектлар буенча:


6
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Республиканың керемнәре 30,3 млрд.сумга,  чыгым өлеше 47 млрд. сумга арттырылды.

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2023 елга республика бюджеты үтәлеше турында закон проекты беренче укылышта  һәм тулаем кабул ителде.

2024 елның гыйнвар-май йомгаклары буенча Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетында акцизлар 17,6 млрд. сум тәшкил итте (ягъни планлы билгеләнешләрнең 40,9 проценты), шул исәптән:

Бүген Дәүләт Советы утырышында оешмалар милкенә салым турында республика законының 5 статьясына үзгәреш кертү хакында закон беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ оешмалар мөлкәтенә салым буенча салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен билгеләнгән ташламалы салым ставкаларының гамәлдә булуын озайтуны күздә тота.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International