ЯҢАЛЫКЛАР


28
июль, 2025 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына федераль бюджет турында Федераль закон проектын кертү срокларына төзәтмәләр кертелде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елның 18 июлендәге 1622-р номерлы боерыгы нигезендә, ашыгыч медицина ярдәме станцияләре автопаркын яңарту максатыннан, 2025 финанс елына Татарстан Республикасы бюджетыннан 100 «В» класслы ашыгыч медицина ярдәме автомобиле сатып алу өчен 630,2 миллион сум бүлеп бирелде.


25
июль, 2025 ел
җомга

2025 елның 1 нче яртыеллыгында максатчан тотылырга тиешле керемнәрне исәпкә алып, республиканың дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре тарафыннан күрсәтелгән түләүле хезмәтләрдән берләштерелгән керемнәр 12 043,4 млн.сум тәшкил итте. Бу 2024 елның шул ук чоры керемнәреннән 2 131,1 млн. сумга күбрәк.


24
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

2025 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре бюджетларына гражданнарның үзара салым акчаларын җәлеп итеп гамәлгә ашырыла торган җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә 1 225,7 млн.сум күләмендә башка бюджетара трансфертлар бирелде.

2025 елның беренче яртыеллыгында бюджет керемнәре һәм чыгымнары динамикасы, республиканың югары кредит рейтинглары мәсьәләсе, цифрлы рубльне гамәлгә кую турында Татарстан финанс министры Марат Фәйзрахманов белән фикер алыштык.


23
июль, 2025 ел
чәршәмбе

Агымдагы шартларда бездән бюджет керемнәрен һәм чыгымнарның нәтиҗәлелеген арттыру буенча даими эш таләп ителә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елның беренче яртыеллыгында Татарстанның берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары буенча финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә белдерде. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Эштә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елның 1 яртыеллыгында Татарстанның берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары буенча финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсен уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы финанс министры Марат Фәйзрахманов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә 2025 елның 6 аенда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре һәм 2025 ел ахырына кадәр Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының бурычлары турында хәбәр итте.


22
июль, 2025 ел
сишәмбе

2025 елның 23 июлендә 07:30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының киңәшмәләр залында «2025 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының 2025 елга бурычлары» мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе узачак.


21
июль, 2025 ел
дүшәмбе

“Гаилә” илкүләм проектының “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында “Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә” проектын гамәлгә ашыруга 2025 елда Татарстан Республикасы бюджетында 4 056,1 мең сум каралган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International