Икътисадый үсеш министрлыгы РФдә 2018 елның февралендә айлык инфляцияне 0,2-0,3%, еллыгын 2,2-2,3% дәрәҗәсендә көтә. Бу хакта министрлык материаллары сөйли.
Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы узды. Парламентарийлар федераль бюджеттан республикага бюджет кредитларын бирү турында өстәмә килешүләрне раслау турында закон проектын тикшерде, шулай ук Татарстанның Бюджет кодексына кайбер үзгәрешләр кертү турында сөйләште.
2018 елның 8 февралендә ТР Финанс министрлыгы хезмәткәрләре “Россия чаңгы юллары – 2018” ярышларында катнашты. Массакүләм чаңгы ярышлары быел 36нчы тапкыр үткәрелә. Татарстан бу узышларга 13 ел элек кушылган.
Киләсе сәяси циклда РФдә намуслы түләүчеләр өчен салым йөкләмәсе артмаячак кына түгел, ә кимиячәк дип сүз бирделәр. Бу хакта РФ финанс министры Антон Силуанов җиткерде.
Икътисадны алдан үстерү якын киләчәктә өстенлекле юнәлеш булып тора, аннан башка күп өлкәләрдә, иң беренче чиратта социаль өлкәдә, яхшыруга ирешү мөмкин түгел дип белдерде РФ президенты Владимир Путин. Бу хакта ул җомга көнне Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы съезды утырышында хәбәр итте.
РФ Хөкүмәте цифрлы икътисад программасын гамәлгә куюга бәйле 25 артык закон проектын Дәүләт Думасының язгы сессиясендә кертергә планлаштыра. Бу хакта Россия бизнесы атнасы кысаларында Цифрлы икътисад буенча хөкүмәт ярдәмче комиссия җитәкчесе – Хөкүмәт аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Максим Акимов хәбәр итте.
Документны барлык фракцияләр дә хуплады.
Россия Финанс министрлыгы халыкның валюта алмашуы буенча операцияләренә салым кертүне планлаштырмый. Бу хакта финанс министры урынбасары Илья Трунин хәбәр итте.
РФ Финанс министрлыгы күчемле милеккә салымны бетерү фикереннән баш тартмый дип җиткерде министр урынбасары Илья Трунин.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы тупланма бюджетына салымнар буенча бурычларны киметүдә муниципалитетлар белән берлектә башкарылган эш мәсьәләләре тикшерелде.