Татарстан Республикасында сәнәгать җитештерүе индексы 2023 елның 4 ае йомгаклары буенча 101,6% тәшкил итте. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко хәбәр итте.
Urals маркалы нефтьнең уртача бәясе 2023 елның гыйнвар-май айларында барреле өчен 51,5 доллар күләмендә урнашкан, 2022 елның гыйнвар-май айларында барреле өчен 83,48 доллар тәшкил иткән булган.
Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы узды, анда 2022 елда республика бюджеты үтәлеше турындагы закон проекты каралды. Закон проекты Дәүләт Советына беренче һәм өченче укылышта карауга тәкъдим ителде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды. Республиканың кече нефть компанияләренең 2023 елның I кварталындагы эш нәтиҗәләре һәм алга таба үсеш бурычлары турында фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды, берничә инновацион проект каралды.
Күпчелек регионнарда берләштерелгән төбәк бюджетларының салым керемнәренең төп чыганагы булып физик затлар керемнәренә салым тора. Бердәм салым счетын һәм салым түләүләренең бердәм срогын кертү һәм физик затлар керемнәренә салымны башка салымнар буенча недоимокны каплауга бирү бюджетларга акчаларның тигез кермәвенә, аның балансы бозылуга китерә һәм агымдагы бюджет чыгымнарын тулысынча финансларга мөмкинлек бирми.
«Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативаларына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Минем бизнес» үзәге ТР территориясендә теркәлгән эшмәкәрләр өчен бушлай хезмәт күрсәтүләргә гаризалар кабул итү оештырып, аларга инде икенче тапкыр шундый мөмкинлек тудыра.
27-28 майда Казанда “Ак Барс банкы Казан марафоны” кысаларында йөгерү оештырылды. 15 илдән 12 000 кеше 3, 10, 21.1 һәм 42.2 километрлы дистанциянең берсен сайлап йөгерде. Моннан тыш, марафон кысаларында TIMERBABY һәм TIMERKIDS йөгерүе булды.
Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы төзелгәннән 101 ел. Татарстан Республикасының финанс системасы 1920 елдан башлана. «Автономияле Татарстан Совет Социалистик Республикасы турында» Бөтенроссия Советлар Үзәк Башкарма комитеты Декреты нигезендә, автономияле республика эшләре белән идарә итү өчен, 1920 елның 27 маенда 10 халык комиссариаты расланды. Республиканың Финанс Комиссариатын (Татнаркомфин) төзү турындагы карар шул ук көнне кабул ителде, бу исә республиканың халык хуҗалыгында акча, финанслар һәм башка кыйммәт категорияләрнең беренчел әһәмиятенә бәйле иде.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин торак төзелеше программаларын гамәлгә ашыру, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү турында хәбәр итте.