2023 елның 25 маенда Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Аларда 2023 елның гыйнвар-апрелендә җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2023 елның май аенда җирле бюджетларның көтелгән үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Бюджетлар арасында аерым керемнәрне бүлү нормативлары беркетелә. Закон проекты региональ, муниципальара яисә җирле әһәмияттәге юллар буенча авыр йөкле, эре габаритлы транспорт хәрәкәте кагыйдәләрен һәм югары әзерлек режимын бозган өчен административ штрафлардан алынган керемнәрне региональ бюджетларга даими рәвештә беркетә.
Татарстан халкы «Минем бизнес. Беренче эш» проектының иң актив катнашучылары арасында – республиканы 430 яшь кеше тәкъдим иткән. Аңа барлыгы Федерациянең 85 субъектыннан 11 мең кеше кушылган.
Татарстанда туристлык инфраструктурасын үстерүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүгә субсидияләр бирү тәртибе расланды. Субсидияләрне дәүләт яки муниципаль учреждениеләр булмаган юридик затлар, шулай ук эшкуарлар ала алачак, дип искәртелә ТР премьер-министры Алексей Песошинның карарында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасында социаль-мәдәни өлкә, гидротехник инфраструктура һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча республика программаларының ничек тормышка ашырылуы турында хәбәр итте.
Финанс министры урынбасары Алексей Сазанов хәбәр иткәнчә, салым сәясәтенең төп юнәлешләрен гамәлгә ашыру турында эшләнеп беткән закон проектында Бердәм салым счеты институтын көйләү буенча нормалар да бар.
Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация эшкуарларның төбәкара, региональ һәм халыкара кооперациясен үстерүгә юнәлтелгән чараларны гамәлгә ашыра. Бу максатларда эшкуарларга ярдәм итүнең «Кече һәм урта эшкуарлыкның цифрлы платформасы» (https://xn--l1f.xn--p1ai/) дәүләт платформасында «Җитештерү кооперациясе һәм сату» (https://xn--l1agf.xn--p1ai/services/development/) сервисы эшли башлады.
Салым законнары нормалары нигезендә салым түләү бурычы, шул исәптән бердәм салым түләү сыйфатында акчалар бюджетка күчерелгән көннән башлап яисә тиешле датага бердәм салым исәбендә исәпкә алынган өлештә (аңа карата мондый суммаларның булуы билгеләнергә мөмкин) аларның бердәм салым түләве буларак танылганнан соң, башкарылган (өлешчә башкарылган) дип санала (Салым кодексының 45 нче маддәсе 7 пункты 1 пунктчасы).
Россия Финанс министрлыгы билгеләгәнчә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 11 декабрендәге 1352 номерлы карары (алга таба – 1352 номерлы карар) белән билгеләнгән, кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан сатып алуларның еллык күләмен исәпләү һәм күрсәтелгән сатып алулар турында еллык хисапны формалаштыру кагыйдәләре, күрсәтелгән карарның 2.4 п. билгеләнгән үзенчәлекләрне исәпкә алып, үзмәшгуль затларга карата да кулланыла. Шул ук вакытта үз-үзләренә эшләүче затлар белән төзелгән килешүләр турындагы белешмәләр кече һәм урта эшкуарлык субъектлары белән төзелгән килешүләр турында белешмәләр булган тиешле форма позициясендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан сатып алулар турында еллык хисап төзегәндә кертелә (Россия Финанс министрлыгының 2023 елның 28 мартындагы 24-07-08/26975 номерлы хаты).
РФ бюджетының нефть-газ булмаган керемнәре 2023 ел нәтиҗәләре буенча "плюска чыгачак", бүгенгә бюджет чыгымнарының еллык планы 39%ка, керемнәрене 30%ка үтәлгән. Бу хакта Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов хәбәр итте.