Салымнардан кергән керемнәрнең 5 трлн сумнан артыгы РФ бюджет системасына 2023 елның гыйнвар - февраль аенда керде, бу үткән ел белән чагыштырганда күбрәк, дип белдерде Россия Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов.
Urals маркалы нефтькә уртача бәя 2023 елның гыйнвар-февралендә баррель өчен 49,52 доллар күләмендә урнашкан, 2022 елның гыйнвар-февралендә - баррель өчен $88,89 булган.
Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы финанс министрлары каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы булды. Утырышны Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин алып барды.
Кече һәм микробизнес 2023 елда "МСП Лизинг" компаниясеннән (Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорациясенең бүлендек структурасы) ташламалы лизинг рәвешендә 2,4 миллиард сум ала алачак.
Бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы кече нефть компанияләренең 2022 елгы эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Казан, гадәттәгечә, республика икътисадына зур өлеш кертә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре Думасының хисап сессиясендә хәбәр итте. Утырышта Татарстан башкаласының 2022 елгы социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясадылар һәм 2023 елга бурычлар билгеләделәр.
Казан кече һәм урта бизнесны үстерү өлкәсендә алдынгылар рәтендә. Шәһәр икътисадында кече һәм урта эшкуарлык өлеше 42,2% дип бәяләнә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре Думасының хисап сессиясендә хәбәр итте.
Татарстан Республикасында илкүләм проектларны һәм федераль программаларны тормышка ашыру ничек баруын, социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау эшләре, шулай ук башка проектлар турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Хөкүмәт салым ташламаларына хокукы булган IT-компанияләрнең икътисадый эшчәнлек төрләре исемлеген киңәйтте. 2023 елның 22 февраленнән 296 санлы тиешле карар Министрлар Кабинетының рәсми сайтында бастырылган.
Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык беренче утырышы ачылды. Президиум көн тәртибенә 23 мәсьәләне кертергә тәкъдим иткән иде, шул исәптән 10 республика законы проекты, 4 федераль закон проекты һәм Чиләбе өлкәсенең закон чыгару инициативасы.