ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советында "2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында" Татарстан Республикасы законы проектына төзәтмәләр каралды. Депутатлар республиканың "төп финанс законын" соңгы укылышта кабул иттеләр.


25
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елда Россиянең тулаем эчке продукты үсеше фаразланган 1,3% тан югары булырга мөмкин. Бу хакта беренче вице-премьер, финанс министры Антон Силуанов Федерация Советында чыгыш ясаганда белдерде.

Федерация Советы дүшәмбе көнне 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына федераль бюджет турындагы законны хуплады. Документ нигезендә, федераль бюджет керемнәре 2020 елда 20,379 трлн сум дәрәҗәсендә планлаштырылган; 2021 елда алар 21,246 трлн сумга кадәр күтәреләчәк, ә 2022 елда - 22,058 трлн сумга кадәр. Бюджет чыгымнары, көтелгәнчә, шулай ук үсәчәк: 2020 елда алар 19,503 трлн сум, 2021 елда - 20,634 трлн сум, 2022 елда - 21,763 трлн сум тәшкил итәчәк.


23
ноябрь, 2019 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2019 елда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы 98,94%ка үтәлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.   


21
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы өченче, соңгы укылышта 2019 елга һәм 2020-2021 елларның планлы чорына федераль бюджетка төзәтмәләрне кабул итте.

Дәүләт Думасы өченче, соңгы укылышта 2020 елга һәм 2021-2022 елларның планлы чорына федераль бюджет турында законны кабул итте.

Нефть компанияләре өчен салым ташламалары салымнардан качу өчен "котылу юлы" булырга тиеш түгел. Бу хакта Федераль салым хезмәте коллегиясе утырышында чыгыш ясаганда, беренче вице-премьер, финанс министры Антон Силуанов белдерде.


20
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Россиядә икътисадый үсеш 2019 елның октябрендә 2,2% ка кадәр тизләнде. Әмма 1,3% ка тулаем эчке продукт үсешенең еллык фаразын хөкүмәт үзгәртми. Бу хакта "ВТБ Капитал" форумында чыгыш ясаганда, РФ беренче вице-премьеры, финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.

"Регулятор гильотина", капитал салуларны яклау турындагы закон, тигез конкурентлык шартларын булдыру һәм илкүләм проектлар Россиядә инвестицион климатны яхшыртырга ярдәм итәчәк. Мондый фикерне беренче вице-премьер, финанс министры Антон Силуанов "ВТБ Капитал" "Россия чакыра!" форумында чыгыш ясаганда белдерде.

Дәүләт Думасы 2019 елга һәм 2020-2021 елларның планлы чорына федераль бюджетка төзәтмәләр проектын икенче укылышта кабул итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International