Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елның 12 июненнән 427 санлы карары белән халык сәнгать кәсепләре өлкәсендә «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм физик затларга ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын бирү тәртибе расланды.
2025 елның 18 июнендә Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы тарафыннан «Россия Федерациясе Бюджет кодексына һәм аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон хупланды.
Агымдагы елның беренче биш ае дәвамында Татарстан Республикасы илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 12 млрд сум юнәлдергән, шуның 11,8 млрд сумы үзләштерелгән. Бу хакта матбугат конференциясендә республика финанс министры урынбасары Гела Герасимова хәбәр итте.
Татарстанның берләштерелгән бюджетында физик затлар керемнәренә салымның тупланышы 2025 елның гыйнвар-май айларында 21% ка артты, дип хәбәр итте «Татар-информ» матбугат конференциясендә республика финанс министры урынбасары Алла Анфимова.
2025 елда Татарстан Республикасы бюджеты чаралары исәбеннән республиканың авыл торак пунктларында почта элемтәсе хезмәтләрен күрсәтү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигедә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы тарафыннан юридик затларга – федераль почта элемтәсе оешмаларына субсидияләр биреләчәк.
Агымдагы елның гыйнвар – май айларында чыгымнар буенча Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше 147,9 млрд сум тәшкил итте, шулардан Татарстан Республикасы дәүләт программаларын гамәлгә ашыруга – 145,1 млрд сум юлланды.
Республикада 4 индустриаль парк һәм югары технологияләр өлкәсендә бер технопарк булдыру буенча инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла:
Татарстан Республикасы 2025 елда көллиятне тәмамлаучылар арасында демонстрацион имтихан уздыруга республика бюджетыннан 58 611,8 мең сум юллады. Бу хакта Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
2025 елның 1 июненә Татарстан Республикасында салымнар буенча бурыч 13,4 млрд. сум тәшкил итте. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бурычның гомуми суммасы 1,8 млрд.сумга яки 15% ка арткан. Иң зур артым оешмаларның җир салымы буенча булган – 704,5 млн.сумга (яки 2 тапкырга). Бу хакта Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларны киметүгә багышланган киңәшмәдә хәбәр итте.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында волейболның «пляж волейболы» олимпия дисциплинасын үстерү буенча ел да үткәрелә торган чаралар гамәлгә ашырыла.