ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан 2025 елда алгарышлы үсеш территорияләрендә гамәлгә ашыру планлаштырыла торган инвестиция проектларын карау эше дәвам ителә.


22
апрель, 2025 ел
сишәмбе

2025 елда «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының һәм Югары технологияләр чемпионатының төбәк этабын уздыруга, Татарстан Республикасы җыелма командасын төрле дәрәҗәдәге һөнәри осталык чемпионатларында катнашуга әзерләүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан 95,4 млн.сум бүлеп бирелде.


21
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

2025 елның гыйнвар-март айларында, максатчан тотылырга тиешле керемнәрне исәпкә алып, республиканың дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре тарафыннан күрсәтелгән түләүле хезмәтләрдән берләштерелгән керемнәр 6 106,2 млн.сум тәшкил итте, бу 2024 елның шул ук чоры керемнәреннән 1 087,2 млн. сумга күбрәк.


18
апрель, 2025 ел
җомга

2025 елның 1 апреленә салымнар буенча бурыч 12,3 млрд.сум тәшкил иткән.  1 апрельгә булган салымнар буенча бурычларның гомуми суммасында иң зур өлешне оешмаларның табышына салым алып тора – 42%, 24% физик затларның кеременә салымга, 11% физик затларның мөлкәт салымнарына туры килә. Әлеге мәгълүматларны 1 апрельгә Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларны киметү максатларында башкарыла торган эшләр мәсьәләләре буенча муниципалитетлар белән киңәшмәдә Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова хәбәр итте.

 «2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2024 елның 28 ноябяреннән 87-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә республика муниципаль берәмлекләре бюджетларына бюджетара трансфертлар карала.


17
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Ел саен Татарстан Республикасында «Балалар һәм яшьләр ялын оештыру» төбәк проекты гамәлгә ашырыла, ул балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру һәм аларны сәламәтләндерү өчен тиешле шартлар тудыруга юнәлтелгән.


16
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы мәдәниятенә федераль бюджеттан күрсәтелә торган ярдәм чаралары исемлеге ел саен киңәйтелә. Быелдан башлап Татарстан Республикасында Россия Федерациясе төбәкләренең 50 меңгә кадәр кеше яшәгән торак пунктларына килгән (күченгән) 20 мәдәният хезмәткәренә 1 млн. сум түләү биреләчәк.


15
апрель, 2025 ел
сишәмбе

2025 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән чыгымнар 4,8 млрд сум яки еллык билгеләнешләрнең 11 процентын тәшкил итте. Иң зур чыгымнар түбәндәге илкүләм проектлар кысаларында гамәлгә ашырылды:


14
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

2025 елда Татарстан Республикасында «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты составына керә торган «Россия Федерациясенең беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү» федераль проекты кысаларында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә.


11
апрель, 2025 ел
җомга

«Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында 2025 елда Мамадыш һәм Кукмара муниципаль районнары территорияләрендә клуб тибындагы ике мәдәни-ял итү оешмасы биналарына капиталь ремонт ясау планлаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International