Бүген кич Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Финанс министры Антон Силуанов белән очрашты.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2042 елга кадәр чорга Россия Федерациясенең Бюджет фаразын раслау турында» 2025 елның 11 декабреннән 3702-р санлы күрсәтмәсе
Агымдагы елның 11 аенда Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан барлыгы 73,9 млрд сум (планлы билгеләнешләрнең 76,0%) күләмендә максатчан бюджетара трансфертлар керде, шул исәптән: дотацияләр – 303,7 млн сум (100%), субсидияләр – 62,0 млрд сум (73,4%), субвенцияләр – 6,6 млрд сум (91,1%), башка бюджетара трансфертлар – 4,7 млрд сум (93,9%), федераль фондлардан кергән чаралар – 304,6 млн сум (100%).
«2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2024 елның 28 ноябреннән 87-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә республика муниципаль берәмлекләре бюджетларына бюджетара трансфертлар каралган.
2025 елның гыйнвар-ноябрь айлары йомгаклары буенча Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына акцизлар 43,0 млрд. сум тәшкил итте, шул исәптән:
2025 елның 19 декабрендә 19 сәгатьтә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең 2025 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының көтелгән үтәлеше йомгаклары һәм 2026 елга республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары буенча уртак коллегиясе узачак.
2025 елның 17-22 ноябрендә Казан шәһәрендә Ислам дөньясының төрле илләреннән һәм Россия төбәкләреннән 20дән артык команда катнашында бөек татар галиме, мәгърифәтчесе, имам Шиһабетдин Мәрҗани истәлегенә Билбау көрәше буенча халыкара турнир уздырылды.
Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар аерым өлкәләрдә салымнарны җайга салуга кагылышлы республика закон проектларын карадылар. Моннан тыш, утырышта катнашучылар профиль комитетының 2025 елдагы эше турында хисап тыңладылар, шулай ук алдагы чорга якынча эш планын расладылар.
2025 елның 1 декабренә салымнар буенча бурыч 11 844,4 млн.сум тәшкил иткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бурыч 1 082,1 млн.сумга яки 10%ка арткан. Бу хакта Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Оксана Кисапова муниципалитетлар белән Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларны киметү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «өч йолдыз» категориясеннән түбән булмаган, 50 номерлы яңа кунакханәләр өчен салым ташламаларын 2030 елның 31 декабренә кадәр озайту турындагы канунга кул куйды.