РФ Хөкүмәте киләсе алты елга бюджет чыгымнары нәтиҗәлелеген арттыру концепциясе проектын хуплады.
Бүген Казанда 2018 елда эш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычларына багышланган Татарстан Прокуратурасының йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы финанс миснистры Радик Гайзатуллин Әстерхан өлкәсе делегациясе белән очрашты.
2019 елда РФ икътисадында кече һәм урта бизнес өлеше 23% тәшкил итәчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путинның Хөкүмәт белән киңәшмәсе барышында беренче вице-премьер – Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов хәбәр итте.
Россия икътисады 2019 елда 1,4%ка үсәргә мөмкин, бу Икътисадый үсеш министрлыгы фаразыннан оптимистиграк, ләкин нефть базарында тышкы шоклар гамәлгә куелган очракта үсеш темплары түбәнрәк тә булырга мөмкин. Бу хакта АКРА башлыгы Екатерина Трофимова Гайдар форумы кулуарларында җиткерде.
РФ Президенты Владимир Путин май указында куйган бурычларның яртысыннан артыгы төбәкләр һәм муниципалтетлар компетенцияләренә карый, ләкин финанслауның төп өлеше федераль үзәккә туры киләчәк. Бу хакта РФ беренче вице-премьеры, финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.
РФ Финанс министрлыгы үзмәшгульләр өчен яңа салым режимына тест үткәргән дүрт төбәк бюджетлары өчен зур булмаган куркынычлар күрә, ләкин федераль бюджеттан аларга ярдәм таләп ителмәячәк. Бу хакта финанс министры урынбасары Илья Трунин хәбәр итте.
Россия финанс министры Антон Силуанов Хөкүмәтнең икътисадый блогы эше агымдагы елда нәтиҗә бирәчәгенә һәм россиялеләрнең үзгәрешләрне сизәчәкләренә ышанычын белдерде. Бу хакта ул “Коммерсант” газетасына интервьюсында хәбәр итте.
РФ финанс министры Антон Силуанов Россиядә икътисадның соры секторы өлешен киметү буенча эш алып барыла, намуслы бизнеска салым йөкләмәсе юк дип җиткерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының йомгаклау коллегиясе утырышы узды.