РФ өчьеллык бюджетында илкүләм проектларны гамәлгә куюга якынча 5,7 трлн сум планлаштырылган. Бу хакта беренче вице-премьер, финанс министры Антон Силуанов "Россия-24" телеканалына интервьюсында хәбәр итте.
Россия рубленең тотрыксызлыгы турында сөйләргә нигез юк. Бу хакта РФ беренче вице-премьеры, финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.
Дәүләт Думасы 9 гыйнварда ачылган язгы сессия кысаларында цифрлы икътисад өлкәсендә законны камилләштерү өстендә эшне дәвам итәргә уйлый. Бу хакта Парламентның түбән палатасы спикеры Вячеслав Володин “Россия-24” телеканалы эфирында хәбәр итте.
Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышы узды.
Бүген Казанда “Корстон” кунакханә комплексында “Ел җитәкчесе-2018” республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын тантаналы бүләкләү чарасы узды.
РФ бюджеты профициты 2018 ел йомгаклары буенча тулаем эчке продуктның 2,5% тәшкил итәчәк. Бу хакта беренче вице-премьер, финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.
Беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов инвестицияле проектларны гамәлгә кую буенча эшмәкәрлек вәкилләре белән киңәшмә үткәргән. Киңәшмәдә эшмәкәрләр 15,3 трлн сумга инвестицияләр белән проектлар тәкъдим иткән, шулардан инвесторларның үз чаралары – 3 трлн сумнан да ким түгел. Бу хакта беренче вице-премьер пресс-секретаре Андрей Лавров хәбәр итте.
Демография мәсьәләләре шактый күләмдә Россия икътисады үсешен тоткарлый. Бу хакта икътисадый үсеш министры Максим Орешкин RT телеканалына интервьюсында хәбәр итте.
Татарстан Республикасында барлык социаль-мәдәни объектларның төзелеш программасы тулы күләмдә тәмамланды. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
2018 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында муниципалитетлар белән чираттагы киңәшмә узды.