«Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында халык саны 300 меңнән артык булган шәһәрләрдә урнашкан төбәк һәм муниципаль театрларны җиһазландыруга федераль бюджетта 2024 елга Идел буе федераль округы субъектларына гомуми суммасы 192 233,7 мең сум күләмендә субсидияләр каралган.
Татарстан Республикасында «Физика-математик алгарыш» төбәк проекты эшен башлый, аның кысаларында республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә физика-математика сыйныфлары, 5-7 сыйныф укучылары өчен математика түгәрәкләре ачу, шулай ук педагогик хезмәткәрләрне кызыксындыру һәм аларга ярдәм итү системасын кертү планлаштырыла.
2024 елның гыйнвар-август айларында, максатчан тотылырга тиешле керемнәрне исәпкә алып, республиканың дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре тарафыннан күрсәтелгән түләүле хезмәтләрдән консолидацияләнгән керемнәр 13 523,4 млн.сум күләмендә тупланды, бу 2023 елның шул ук чоры керемнәреннән 3 532,7 млн. сумга күбрәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы дәүләт мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү шартлары турында “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 31 маеннан 413 санлы карарына үзгәрешләр кертү хакында” 2024 елның 12 сентябреннән 779 санлы карары белән мәдәният хезмәткәрләренең хезмәтенә түләү системасына 2025 елның 1 гыйнварыннан хезмәт хакын арттыруны күздә тота торган үзгәрешләр кертелде.
2024 елда Татарстан Республикасында «Мәдәни мохит» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә.
Россия Икътисади үсеш министрлыгы 1764 ташламалы кредитлау программасына нәтиҗә ясады. Финанс инструменты өстенлекле тармаклардан кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. 2024 елның 1 сентябренә 14 илкүләм проект буенча үтәлеш 14,7 млрд сум яки еллык билгеләнешләрнең 41,6 процентын тәшкил итте, нигездә түбәндәге илкүләм проектлар буенча:
Хөрмәтле хезмәттәшләр, кадерле финанс хезмәте ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез – Финансчылар көне белән котлыйм!
Хөрмәтле финансистлар һәм финанс тармагы ветераннары!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне финансистлар көне белән котлыйм!
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында 2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар планлы чорына Татарстанның берләштерелгән бюджеты фаразының төп параметрларын карадылар. Эштә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.