Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен ташламалы тарифларның яңа параметрлары 2026 елның 1 гыйнварыннан кертелә. Бу хакта федераль бюджет проектына материалларда әйтелә.
Бүген Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетының «Казаноргсинтез» предприятиесе мәйданчыгында узган күчмә утырышында республика бюджеты һәм ММИ Территориаль фонды үтәлеше турында сүз барды. Парламентарийлар шулай ук оешмалар мөлкәтенә салым турындагы һәм түләүсез рәвештә мәктәпкәчә, башлангыч, төп, урта һәм өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертә торган закон проектларын карадылар.
Ел саен Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык “Таврида.Арт” Бөтенроссия яшь сәнгать фестивален оештыра һәм үткәрә.
Татарстан Республикасы Финанс министры итеп кабат Марат Фәйзрахманов билгеләнде. Тиешле указга Татарстан Республиксы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Татарстанда 2025 елның 20 сентябренә файдалануга торак тапшыру буенча еллык план 88%ка үтәлгән, бу 2 млн 857 мең кв.м тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Безнең эшнең үзәгендә - кешеләрне кайгырту. Нәкъ менә кеше 2030 елга кадәр Республиканың социаль-икътисадый үсеше стратегиясенең үзәк өлеше булып тора, ә гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү безнең өстенлегебез булып кала. Бу хакта бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына керешү тантанасында белдерде.
Агымдагы елның 1 сентябренә Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан 40,3 млрд сум (планлы билгеләнешләрнең 57,3%ы) күләмендә максатчан бюджетара трансфертлар керде, шул исәптән:
2025 елның гыйнвар-август айларында, максатчан тотылырга тиешле керемнәрне исәпкә алып, республиканың дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре тарафыннан күрсәтелгән түләүле хезмәтләрдән берләштерелгән керемнәр 15 932,0 млн.сум тәшкил итте. Бу 2024 елның шул ук чоры керемнәре белән чагыштырганда 2 479,2 млн. сумга күбрәк.
2025 елның 17-21 сентябрендә Түбән Новгородта Бөтендөнья яшьләр фестивале слеты узачак. Чарага бөтен дөньядан 2 меңгә якын яшьләр җыелачак, шулар арасында Россиядән һәм чит илләрдән 200ләп 14-17 яшьлек яшүсмер дә бар.
Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. 2025 елның 8 аенда 11 илкүләм проект буенча үтәлеш 24,7 млрд сум яки еллык билгеләнешләрнең 57,7 процентын тәшкил итте. Нигездә түбәндәге илкүләм проектлар буенча: