2025 елда Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Татарстан Республикасы бюджетыннан язгы ташу белән бәйле гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерүгә юнәлдерелгән оператив чаралар комплексын гамәлгә ашыру өчен финанс чаралары бүлеп бирү турында карар кабул ителде.
Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетында 2025 елга баласызлыкны мәҗбүри медицина иминияте акчалары исәбеннән экстракорпораль аталандыру ысулы белән дәвалауга чыгымнар 2 465 процедура үткәрүгә 268 342,80 мең сум күләмендә каралган.
2025 елга Татарстан Республикасы бюджетында су мөнәсәбәтләре өлкәсендә Россия Федерациясенең аерым вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 69,7 млн. сум күләмендә субвенцияләр каралды.
Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясе партнер банкларга 23 млрд сумлык "зонтик" поручительлек лимитлары биргән, алар кече һәм урта предприятиеләргә 2025 елның икенче кварталында 46 млрд сумнан да ким булмаган кредит чараларын җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясе хәбәрендә әйтелә.
2025 елда Татарстан Республикасында «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты составына керүче «Балаларга иң яхшысы» федераль проекты гамәлгә ашырыла. Проектка кергән чараларының берсе – гомуми белем бирү оешмаларының предмет кабинетларын укыту һәм тәрбия чаралары белән тәэмин итү.
Кече технологик компанияләр "ачкыч минус 7%" ставкасы буенча ташламалы кредитлар ала алачак. 2025 елга мондый предприятиеләрне ташламалы кредитлау программасы буенча гаризалар кабул итү башланды, дип хәбәр иттеләр Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясе матбугат хезмәтендә.
Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе белән гамәлгә ашырыла торган «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында 2025 елда модель китапханәләр төзү буенча чараларны дәвам итү планлаштырыла.
2025 елның гыйнвар-февралендә муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының берләштерелгән бюджетларына 27,9 млрд.сум күләмендә керемнәр керде, бу еллык планлы билгеләнешләрнең 16,7% тәшкил итә. Керемнәрне җирле бюджетларга туплау динамикасы уңай. Бу хакта Татарстан Республикасы финанс министры Марат Фәйзрахманов муниципаль берәмлекләрнең финанс органнары җитәкчеләре белән 2025 елның гыйнвар-февраль айларында җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2025 елның гыйнвар-мартында көтеләчәк үтәлеш мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте.
2025 елга Татарстан Республикасы бюджетында «Җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында укучыларга һәм хәрби хезмәткә чакырылу яшендәге затларга наркотик һәм психотроп матдәләр куллану предметына профилактик тикшерү үткәрү өчен диагностик тестлар алуга 10 000,0 мең сум каралды.
2025 елда Татарстан Республикасында «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты составына керүче «Балаларга иң яхшысы» федераль проекты гамәлгә ашырыла. Шул исәптән әлеге проект мәктәп мәгариф системаларын модернизацияләү чараларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелә.