Финанс министры урынбасары А.Л. Анфимова 2024 елның 20-21 июне көннәрендә Россия Федерациясе Финанс министрлыгының РФ субъектларының финанс органнары җитәкчеләре белән «Россия Федерациясендә бюджет сәясәтен һәм бюджетара мөнәсәбәтләрне формалаштыруда төп алымнар» темасына бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә катнашты.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Хөкүмәте карары нигезендә «БРИКС илләренең спорт уеннары» халыкара чарасын уздыруда катнашкан ашыгыч медицина ярдәме бригадалары медицина персоналы өчен дару препаратлары, медицина эшләнмәләре, медицина җиһазларына комплектлар, махсус кием сатып алуга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына Татарстан Республикасы бюджетыннан 6 457,42 мең сум күләмендә өстәмә акча бүлеп бирелде.
2025-2027 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше фаразын формалаштыру кысаларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы вәкилләре Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының иң эре салым түләүчеләре санына керүче берничә компания белән киңәшмәләрдә катнаштылар.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы 2024 елда алгарышлы үсеш территорияләрендә гамәлгә ашырылырга планлаштырылган инвестицион проектларны тикшерү эшен дәвам итә.
Агымдагы елда Казан шәһәрендә муниципаль белем бирү оешмалары челтәрен үстерү буенча эш дәвам итә: яңа учреждениеләр булдырылды, биналар файдалануга тапшырылды һәм гамәлдәге учреждениеләрдә өстәмә мәктәпкәчә төркемнәр ачылды.
«Эксперт РА» рейтинг агентлыгы Татарстан Республикасының кредит бирү сәләтлелеге рейтингын ruAAA дәрәҗәсендә раслады, рейтинг буенча фараз «тотрыклы».
Татарстан Республикасында «Торак» федераль проекты кысаларында чараларны гамәлгә ашыру дәвам итә.
Россия Федерациясе Бюджет кодексы нигезендә бюджет турында закон дәүләт программалары нигезендә формалаша.
2024 елда Татарстан Республикасында гомуми белем бирү инфраструктурасын модернизацияләү буенча “Мәгариф” илкүләм проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә.
Агымдагы елның 1 мартыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 31 декабреннән 2568 санлы карарына үзгәрешләр кертелде. Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган 100 меңгә кадәр кеше яшәгән торак пунктларда урнашкан мәҗбүри медицина иминияте программасында катнашучы медицина оешмаларының медицина хезмәткәрләренә махсус социаль түләүләр күләме арттырылды. Табиблар өчен 50 мең сумга, урта медицина персоналына 30,0 мең сумга кадәр.